Марат Гобәйдуллин ГАРМУН МОҢЫ

Гармуныңны уйныйсың да, Урамнарны буйлыйсың. Күңелең тулы моң гына, Ни турында уйлыйсың. Кушымта: Уйнат, дустым, гармуныңны Безнең авыл көенә. Синең моңлы уйнавыңа Күңелләрем сөенә. Яшьлек хатирәсе булып, Чыңлый гармун тавышы. Шул гармун моңы тарата Йөрәгемнең сагышын. Кушымта: Кушылып гармун тавышына, Җырласын безнең яшьләр. Гармун моңнары булганда Авыллар мәңге яшәр. Кушымта: Уйнат, дустым, гармуныңны Безнең авыл көенә. Гармун моңнарын ишетсәм, Күңелләрем сөенә.
Back to Top