Туфан Миңнуллинны 12 нче гимназия коллективы искә ала

► Казанның татар кызларына белем бирүче 12 нче гимназиясе коллективы Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинны (1935-2012) искә алды. Мәгълүм булганча, 2011 елның 1 сентябрендә Туфан Миңнуллин ярдәме белән 12 нче гимназия Казанның Декабристлар урамындагы дүрт катлы яңа бинага күчкән иде. 2013 елның 1 мартында гимназиядә Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы һәм мемориал зал ачылды. 2013 елның сентябрь аенда язучының Казандагы фатирында Туфан Миңнуллинның хәләл җефете, танылган артистка Нәҗибә Ихсанова һәм кызы - Әлфия Миңнуллина-Юнысова үткәргән “өй кичәсендә“ 12 нче гимназия директоры Илһамия Тимеркәева үзенең укучылары белән кунак булды.
Back to Top