«Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин)

Туфан Миңнуллиннның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленнән өзекләр. 1 нче өзек. Амур (Наил Әюпов) үзенең Чистайдан килгән дусты Исмәгыйльне (Илдар Хәйруллин) Диләфрүз (Наилә Гәрәева) белән таныштырмакчы була. Тик алар максатларына ирешә алмыйлар. 2 өзек. Диләфрүзнең ошатып йөргән егете Җәмил (Ринат Таҗетдинов) белән очрашу күренеше. Йөрәкләрендәге хисләрен әйтеп салырга читенсенүләре аркасында бу юлы да алар арасында аңлашу булмый кала. 3 нче өзек. Спектакльнең финал өлеше. Диләфрүзнең дусты Саҗидә белән берлектә корган хәйләсе тормышка аша. Диләфрүз белән Җәмилнең мәхәббәттә аңлашуы белән тәмамлана. Өзекҗә катнашалар: Наил Әюпов (Амур), Флера Хәмитова (Саҗидә), Җәмил (Ринат Таҗетдинов), Наилә Гәрәева (Диләфрүз), Илдар Хәйруллин (Исмәгыйль), Хәлим Җәләй (Шәкүр), Дилюс Ильясов (Галим Сабирҗанович).
Back to Top