Кадер кичәсе: дога

❓Кадер кичәсендә нинди дога укырга? 📖“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр. Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр... 💬Гайшә анабыз риваять кылуы буенча, Мөхәммәд ﷺ Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәткән. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән ﷺ сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд ﷺ җавап итеп аңа: 🤲🏽 “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафүә фә әгфүганни” 🤲🏽“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”, - дигән доганы өйрәткән. #дога #дуа #кадеркичәсе #рамазанае #кадеркиче #рамазан #рамазаншәриф #гыйбадәт #нәсыйхәт
Back to Top