ЗӨЛФӘТ – Асрама / Татарча шигырь / Современная поэзия / 2FAN

«Асрама» Җан асрау, диләр… Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да… — Асрамага бала бирәм! – …Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга? Уйлап баксаң, ничек исән соң без? — Гомер ышанычлы, юк ваем! – Асрамага калган татар җанын Асрамага алды… Тукае! Әгәр безне Тукай якламаса, Таянырга ул да булмаса, «Татар» сүзе бер сүгенү сүзе Булып кала иде ләбаса! Яуга ул калкансыз барып керде Һәм — кылычка кылыч һаман да – Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш Без адашып калган заманда. Утызга да җитә алмаган бер Үсмердән гел дога көтәбез. Җирне дер селкеткән зур халыкның Үги улы түгел микән без? Гомере — күз ачып йомган ара… Ялгыз очкан саксыз бер мәләк! Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми… Мондыйлар бит була гел һәлак! Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне Җуеп барган сәер хәлләрдә: — Асрамага халык бирәм! — диеп, Тукай рухы иңсә әгәр дә?! Язмыш микән, әллә каргыш микән Безнең бу татарга үч итә? – Тукайларны нишләп үлем көтсен? Андыйларны һәлакәт көтә! …Кот алынып, өнсез калмабызмы Үзебезне беркөн танып без? Тукай кадәр Тукайны да хәтта Һәлак иткән сәер халык без… ЗӨЛФӘТ Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top