15 Өмет – гомер терәге

…Бер куркыныч уй чагылып узды кисәк: әллә барысына да кул селтәп, болай гына яшәргәме? Арган чак иде… Һәм ул миңа бик мәгънәле тоелды. Барысы да бер кебек, берсе дә әһәмияткә ия түгел кебек… Битарафлык җиле исеп куйды – салкын! Коточкыч бер уй уйлый яздым. Әле дә җанымның хәлсез чагы түгел иде: яфрагы да селкенмәде… Ләкин син беләсең: дөнья зур, дөнья киң. Төн артыннан якты көн бар, көн артыннан – айлы төн. Әнә ич, җир йөзенә давыл-өермә аша үрелеп-үрелеп яп-яшь кенә, кызлар кашыдай нәзек кенә ай карый. Һәм син беләсең: ул ай – синең йөрәгеңдәге өмет гөленең игезәге… Һәркемнең өмете үзенчә. Һәркемнең күңелен һәрчак нидер җылытып торырга тиеш: кояш нуры, өй җылысы, ачык чырай, балаң елмаюы, җыр-моң тавышы, җылы хатирәләр, олы өметләр… ********************************************************* Материаллар: Нәкый Исәнбәт «Бәхет, уңыш, насыйп, өлеш һәм бәхетсезлек», «Өмет» – «Татар халык мәкальләре» җыентыгы, III том Гайса Хөсәенов «Өмет» – «Таштагы язулар» җыентыгы Дилбәр Булатова «Көлдән яралган гөл», повесть Ләйсән Юнысова «Баш мөхәррир сүзе» – «Сөембикә» журналы, 2009, № 11 Фәиз Зөлкарнәй «Бер генә кат китәбез дә, кайтабыз гомер буе…» – «Сөембикә» журналы, 2006, № 12 «Авырыйсың, димәк – гөнаһың бар» – «Юлдаш» гәзите, 2000, № 9 Сәмигулла Хәбибуллин «Коткарыгыз!», яки яшьлек фиҗигасе» Гөлсинә Байгужина «Оялудан оял» – «Йәшлек» гәзите, 2001, № 110 Шигырьләр: Лилия Сәгыйдуллина «Битарафлык патшасы» Зөлфәт «Җан җылысы» Гөлүсә Зарипова «Алга!» Ленар Шәех «Мин сөйләшмим таш диварлар белән…» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Күңелем сынмасын» Рөстәм Закиров «Йөрәк җылысы» Филүс Каһиров «Елый ирләр дә» Илсия Бәдретдинова «Һәркемнең үз көе» Гәбделфәт Сафин «Йөрәк өмет өзми» Гүзәл Уразова Фон: Дживан Гаспарян - «Гладиатор»
Back to Top