Җылын, ләкин өйне янгыннан сакларга онытма!

Җылын, ләкин өйне янгыннан сакларга онытма! #погода #прогноз #рекомендацииМЧС Гидрометеорология үзәге фаразы буенча 11-13 октябрь көннәрендә Татарстан бик салкын төньяк антициклон йогынтысында булачак. Күпчелек халык үз йортларын мөстәкыйль  рәвештә җылыта, бу янгын чыгу куркынычын арттыра. Үз тормышыңны һәм торагыңны саклап калу өчен, төп кагыйдәләрне истә тот: -стандарт булмаган һәм кулдан ясалган электр җылыту приборларын кулланудан баш тарт; - эшли торган җылыткычларны һәм мичләрне караусыз калдырма, аларны карауны балаларга тапшырма; -газ баллоннарын торакта саклау тыела. Газ җылыда киңәя – төзек булмаган баллон шартларга мөмкин. Куркынычсызлык синнән башлана! Source: Главное управление МЧС России по Республике Татарстан & МЧС Республики ТатарстанГУ МЧС России по Республике Татарстан
Back to Top