Айдар Курмандаев - Кичер мине, энкэй, гафу ит!

Кайтырмын дип, хатлар язуыма Көннәр түгел, айлар үттеләр; Әмма юлларым, сиңа илтмичә, Еракларга алып киттеләр. Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын, Утыңны сүндермичә, мине көт; Сине көттереп тә кайталмасам, Кичер мине, әнкәй, гафу ит. Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип, Тезелешеп кошлар кайтканда; Улым дип, син ишек ачасыңдыр, Көзге җилләр тәрәз какканда. Көтәсеңдер хат ташучы килсә, Кош теледәй сәлам бардыр дип; Хат булмаса, өмет итәсеңдер: Иртәгә, бәлки, булыр дип. Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга, Утыңны сүндермичә, мине көт; Шушы юлда тагы озакласам, Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Back to Top