Шагыйрь Рәниф Шәрипов шигырь бәйгесендә катнашкан Кукмара районының яшь талантларын тәбрикләде

Березняк авылында узган шигърият бәйрәменә якташыбыз, танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәниф Шәрипов һәм аның бер төркем иҗатташ дуслары – тумышы беләне районыбызның Мәмәшир авылыннан булган шагыйрә, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман, танылган журналист Риман Гыйлемханов, шагыйрә, публицист-язучы, язучыларның С.Сөләйманова премиясе лауреаты Гөлзада Бәйрәмова, татар шагыйрәсе Фәйрүзә Мөслимовалар кайтты. Рәниф Шәрипов тумышы белән Аман-Оштырма авылыннан. Якташлары, туган мәктәбе белән элемтәне бер дә өзми, очрашуларга ел саен кайтырга тырыша ул. Белем йортында Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесен оештыру да матур традициягә әверелде. Быел да бик күркәм, оешкан төстә узды ул. Конкурс дүрт номинациядә үткәрелгән: 1-4 сыйныфлар Рәниф Шәриповның шигырьләрен яттан сөйләсә, 5-8, 9-11 сыйныфлар һәм укытучылар үзләре язган иҗат җимешләрен тәкъдим иткәннәр. Бәйгенең беренче этабында 70тән артык видеоязма кабул
Back to Top