Мамадышта бу сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Бал, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит продукциясе, шулай ук чәчәкләр һәм үсентеләр. Мамадышта бу сезонның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Үзәк мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары фермерлар тәкъдим иткән товарларны сатып ала алдылар. Шуны билгеләп утәргә кирәк, районда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру графигы төзелгән инде. Алар ике атнага бер тапкыр үтәчәк.
Back to Top