Марат Гобәйдуллин АЛДА ӘЛЕ ЯКТЫ ТАҢНАР БАР

Язлар җитсә, күңелем канатлана, Ашкынамын туган якларга. Тәүге ояларын сагынып кайта Ераклардан сайрар кошлар да. Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра Яшел хәтфә болын-тугайлар. Печән исе катыш челләләре, Җиләккә бай ямьле аланнар. Көзләр җитсә, озатып карап калам Моңсу гына очкан кошларны. Күңел ияләнгәч, бигрәк авыр Калдырып китү туган якларны. Кышлар җитсә, сокланып туялмыйм Талгын гына яуган карларга. Ак мамыктай энҗе бөртекләре Сафлык булып иңә җаннарга. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар. ()
Back to Top