АЛЬБИНА АБРАРОВА Туган як Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһәди сүз

Пишу песни для взрослых и детей 8 917 438 4827 Туган як (алтынчы вариант) Категория: Балалар җырларыЭльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре Добавлено АлиһәНур в Пнд, 13/04/2015 - 01:55 аватар: АлиһәНур Чәчкәләр җыйганда Хәтфәдәй тугайда Тургайларның ңырын тыңладым Күңелем тулганга, Көй таныш булганга Аларга кушылып җырладым Кадерле туган як, Сөекле туган як, Уятасың җырлар күңелемдә. Кадерле туган як, Сөекле туган як Һәрвакыт йөрәгем түрендә. Хуш исле болонда Әсәреп уенга Колыннардай уйнап туймадым. Сокланып киңлеккә, Рәхәттә, иректә Җырлаган күңлемне тыймадым. Кадерле туган як, Сөекле туган як, Уятасың җырлар күңелемдә. Кадерле туган як, Сөекле туган як Һәрвакыт йөрәгем түрендә. Кайтырмын сагынып, Кошлардай талпынып, Китсәм еракларга илемнән. Һичкайчан җырлың, Таныш көй-моңнарың Җуелмас сагышлы күңлемнән. Кадерле туган як, Сөекле туган як, Уятасың җырлар күңелемдә. Кадерле туган як, Сөекле туган як Һәрвакыт йөрәгем түрендә. Источник:
Back to Top