Мариларга гөслә ясаучы татар остасы

Мари гөсләләре – Мари Иле пәрәмәченнән соң икенче бренды. Бу борынгы музыка коралында берничә музыка мәктәбендә уйнарга өйрәтәләр. Мари гөсләләрен ясаучы бәлки бердәнбер оста — татар мәдәни үзәге кешесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов. Берничә ел элек татар гөсләләре ясый башлаган оста соңрак мариларныкын да өйрәнеп алган. “Татар гөсләләре аша мари гөсләләре белән дә кызыксына башладым“ ди Мәгъсүмҗанов. Мари гөсләләре татарныкыннан матуррак күренә, аларның кыллары да күбрәк. Аермалык шунда ук күренсен өчен оста аларны милли орнаментлар белән бизәргә булган. Тулырак:
Back to Top