авылдашыбыз Салахова Мосаллия Газизулла кызы белән әңгәмә,

Маңгаенда буразналар, Әйтерсең борма юллар, Шул юлларда эз калдырган Яшәлгән данлы еллар. Язмыш аны күп сынаган, Тик сындыра алмаган, Таяндырса да таякка, Буйсындыра алмаган. Чәчләре ничек ак булса, Күңеле дә аның ак, Тормыш тәҗрибәсен туплап, Биргән һәр киңәше хак. Дөнья йөге бастырса да, Туры тота гәүдәсен, Кайбер очынчык затларның Әйттерер ул тәүбәсен. Күзләрендә яшәү дәрте, Япь-яшь аның күңеле, Тирән ихтирамга лаек Гомере алда әле.
Back to Top