“Этиемэ“ Венира Салахова

ӘТИЕМӘ 💥 Елама, син, әти, Ялгыз калдым ! - диеп. Әни күктән карый - Җиргә, сине сөеп. Бармак яный сиңа... Яшә, әле көлеп. Уйламаган идем, Төшерсең... дип, җебеп... Әти, күккә кара, Аннан сәлам ява. Әни гел күзәтә, Кайгырма ! - дип, әйтә. Суга салма аны! Яши әни җаны! Кәфенгә таммасын, Әниемнең каны... Әтием бу җирдә - Син бит сыңар канат... Без калдык яшәргә! Әниемне ярат! Күкләремә карап, Догаларың тарат. Әни әрләмәсен, Әтием, сине кабат... Венира Салахова Казан
Back to Top