#Alafuzov_battle

Кичә #alafuzov_battle үтте. Кызыксынганыгыз өчен, җан аткан өчен зур рәхмәт, әгәр барыгыз да килгән булсагыз бәлки җиңгән дә булыр идек, чөнки җиңүчеләрне халык сайлады һәм күп башкаручылар үз кешеләрен җыеп килгәннәр иде. Шуңа да карамастан, “Ничек уңышлар?“ дип язучылар өчен җавап бирәм: без татар рэпын дәрәҗәле рәвештә күрсәттек дип уйлыйм. Ярымфиналга кадәр барып җитәрмен дип уйламаган да идем, дөресен генә әйткәндә. Башка телне тыңлаучылар булуга карамастан, безнең өчен тавышландылар, соңыннан килеп хөрмәт белдерделәр, хәтта оештыручылар да. Рәхмәт! Күрәмсең, татар оешмалары өчен генә “үги“ инде без, кызганычка каршы. Кем һәм нинди оешмалар турында сүз барганын белгән кешеләр аңлыйдыр. Ярый, читләштем... Йомгаклап әйткәндә, мин бик канәгать! Иң мөхиме җиңү түгел, ә русча әйткәндә- признание! Вәт! #alafuzov_loft #ttrap #татаррэпы #татарчарэп #минтатарчасөйләшәм
Back to Top