УЛЬЯНОВСКИДА ТАТАР ТЕЛЕ

Күп милләтле илебездә ана телләрен укыту елдан-ел кыенлаша бара. Гомум белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары нигезендә милли телләрне укытуга атнасына өч сәгать бирелсә дә, кайбер төбәк мәктәпләрендә бу сан бер сәгатькә, ә кайберләрендә нибары 30 минутка гына калдырылды. Быелгы уку елыннан хезмәт, гаилә белеме һәм хәрби хәзерлек дәресләренең яңадан кертелүе дә байтак мәктәпләрдә ана теле дәресләрен кыскарту хисабына укытыла башлады. Ульяновск өлкәсендәге безнең үз хәбәрчебез Рамис Сафин төбәкнең милләттәшләребез күпләп яши торган дүрт районында булып аларда татар теле укытуның торышы белән танышып кайтты.
Back to Top