Казанда бәйрәмне “Уйнагыз гармуннар“ тулыландырды

Татарстан мөстәкыйльлек игълан иткән көн булган 30 августта Казандагы бәйрәм чараларын “Уйнагыз гармуннар“ чарасы да тулыландырды. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, Камал театры каршында оештырылган “Уйнагыз гармуннар“ тантанасында халык теләп катнашты. Татар милли киемнәрен кигән гармунчылар сузган көйләргә берәүләр кушылып җырласа, икенчеләре татарча биеп үзара күңел ачты.
Back to Top