Медиа-Питрау бйрме

Бүген Казанда – Татмедиа» бинасы янында «Медиа-Питрау» бәйрәме узды. Әлеге чара керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы чыга башлаганга – 20, ә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Питрау – керәшен татарларының һәм христиан динендәге башка халыкларның зур бәйрәме. Җәйнең кыл уртасында уза ул. Бу көнне табигатьтә үзгәреш чоры башлана, хәтта кошлар да сайрауларыннан туктый. Питрау көнне җыеп киптерелгән кыр чәчкләренең барлык авырулардан шифасы бар диләр.
Back to Top