Имамнан сорыйк #30

Аш вакытында сәдаканы кешеләр бер-берсенә бирүдән мәгънә бармы? Мөселманнарга башка диндәге кешеләр белән дус булырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга җавапны “Имамнан сорыйк“ тапшыруында “Рәхмәтуллаһ“ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев бирә. 00:53 Нәрсә ул кәлимәләр һәм сәйидләр? 05:10 Нәрсә ул бәетләр? Исламда бәет язу хупланамы? 13:05 Аш вакытында сәдаканы кешеләр бер-берсенә бирүдән мәгънә бармы? 17:20 Гөшер сәдакасын ничек дөрес санап бүлеп бирергә? Бөтен бакчачыга вәҗибме ул? 21:18 Читекләргә ничек дөрес мәсех кылырга? Ничә сәгатьтән соң аны салып, бөтенләй тәһарәтләнергә кирәк? 26:00 Мөселманнарга башка диндәге кешеләр белән дус булырга ярыймы? 28:18 Нәсараларда Изге Рух (Святой Дух) дигән аңлатма бар. Рух төшенчәсе шулай ук исламда да бар. Исламда да шулаймы? Бу төшенчә нәсараларныкы белән туры киләме? 30:29 Мөсафир кешегә тәравих намазын укырга кирәкме? 34:04 Ир хатынына, хатын иренә зәкәт бирә аламы? 23:58 Ир-ат хатынына әйтмичә башка хатынга өйләнә аламы? 35:50 Гөмрәдә хаҗ савабына ирешеп буламы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Телеграм каналларга кушылыгыз Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.
Back to Top