Татарстанда республикакүләм ифтар чарасы башланды

“Башка елларда без бер көнне җыелып, егерме мең кешене ашатсак, быел шул күләмдә халыкны ай буе, ризыкларны төрле районнарга өләшеп ашатачакбыз“. 24 апрель, уразаның беренче көнендә Казанның “Ак Барс арена“ стадионында VIII республикакүләм ифтар узды. Башка еллардан аерылмалы буларак, коронавирус чире сәбәпле быел аның формасы үзгәрде. Ул бер көн генә түгел, ай буе дәвам итәчәк.
Back to Top