“Әллүки“ җансыз халыкка әйләнә баруыбызны күрсәтә“

Казанда “Әллүки“ спектакле премьерасы узды. Режиссер Туфан Имаметдинов мәктәпләрдә татар телен кысрыклау башлангач, Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән. Тамашада “Милли моңнар“ - челкан, “Кыйтга“ - шор, “И, каләм“ - тува теленең юкка чыккан тоджин диалектында, “Сәрләүхәсез“ - долган телендә яңгырады. Композитор Эльмир Низамов аларга музыка язган.
Back to Top