ТАТМЕДИА КОЛЛЕГИЯСЫ

Заманча медиаресурслар нинди булырга тиеш? Бу сорауга «Татмедиа» оештырган заманча медиаресурслар күргәзмәсендә төрлечә җавап бирделәр. Асылда, катнашучыларның фикере уртак: татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, гомумән иң асыл сыйфатларын бүгенге көнгә тапшыру. Яңа технологияләрнең максаты — җәмгыятьне тәрбияләү. Яшьләрдә интернет аша милли хисләр уяту. Иң яшь (аңа әле 3 атна гына) «Китап» радиосы үз аудиторияңне булдырырга, аны укырга, тыңларга, карарга өйрәтергә кирәк дип саный.
Back to Top