Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәрберебезнең изге бурычы.

Күмәк эш – беткән эш, диләр. Бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башланганны төгәлләп була. Бүген территорияне санитар чистарту буенча өмә үткәрдек. Бергәләшеп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Әлбәттә, округыбызда өмәләр тагын да дәвам итәчәк әле. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәрберебезнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, дуслар!
Back to Top