Оксана Ильюп - Балан (О.Ильюп кое хэм суз )
Балан
Оксана Ильюп көе һәм сүзләре
1.Бала чакта өй артында (Am G)
Үсәдер иде балан. (E Am)
Көзләр җиткән саен шушы (Am G)
Баланны искә алам. (E Am)
К-та:
Бакчаларга йөгреп чыгам, (Dm G)
Әнкәй җыядыр балан. (E Am)
“Әче!“ дия-дия әнкәм (Dm G)
Кулыннан балан кабам. (E Am)
2.Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш
Кызарып пешкән балан.
Хәтирәләр булып балан
Балачак ярында калган.
3.Ничә еллар узган инде
Исемдә тәме хаман.
Иң татлысы булган икән
Әнкәм кулыннан балан.