ЙөрәкТау! Җанымның әрнегән чагын

Нурзида Валиуллина. “Җанымның әрнегән чагы...“ Жанымның әрнегән чагын Бәхетсез чагым, димәм. Дөньяга бит мин Бәхетле булырга диеп килгән. Каеннарның саргаюын Сагышлы көзем диям. Дөньяга бит мин Сагыныр кешемне эзләп килгән. Минем таңымда офыклар Ап-алсу моңга тулган. Дөньяга бит мин Өметем өзелмәс өчен туган. Әрнүле көннәрем булыр. Бәхетсез шул мин, димәм. Дөньяга бит мин Бәхетле Яшәргә диеп килгән... Илсөяр Иксанова.
Back to Top