Амина Ахмедьянова - Әнием

Музыка - Эльмир Низамов Слова - Резеда Губаева Аранжировка - Артем Казанцев Режиссер - Миляуша Сибгатуллина ӘНИЕМ Чәчләремнән сыйпап уята, Назлы караш белән иркәли! Елаганда кочып юата, Борчуымны күрә үтәли. Иң кадерле кешем, Фәрештәм минем! Бәхетле бул, озак яшә, Әни, әнием! Җавап таба бөтен сорауга, Бар нәрсәне каян беләдер! Бөтен эшкә җитез, өлгерә, Зарлануны белми, көлә гел! Иң кадерле кешем, Фәрештәм минем! Бәхетле бул, озак яшә, Әни, әнием! Ак кәгазьгә рәсем төшерәм – Әниемә әзерлим бүләк! Рәсемемдә матур чәчәкләр, Ә күңелдә иң изге теләк! Иң кадерле кешем, Фәрештәм минем! Бәхетле бул, озак яшә, Әни, әнием!
Back to Top