Салават Фатхетдинов - Күз сал син күземә

Салават Фатхетдинов 10 сезон Текст Син мине белмисең, Берни дә сизмисең. Күрмисең күңелә ни барын. Ишетер йөрәгең Миңа син кирәген, Тоярсың башкага юл тарын. Әйтергә ашкынып. Йөрәгем ташкынын, Күңелдә җыелды сүзләрем. Хисләрем аңласаң, Бер назлап карасаң Барысын аңлатыр күзләрем. Күзләр дә сөйлиләр, Ялганны сөймиләр, Аңлыйлар яныуны - көюне. Күз сал син күземә, Ул сөйләр үзеңә Телләрем әйтә алмас сөюне.
Back to Top