Төрекмәнстан президенты Казан Сабантуена җырын бүләк итте
23 июнь Казанда башкаланың төп Сабантуе оештырылды. Эшлекле сәфәр белән Казанга килгән Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов та Сабантуйда катнашып, халыкка үзе иҗат иткән җырын бүләк итте.
Бәйрәмне оештыруда хилафлыклар булган. Президентны көткәндә, гади халыкны мәйданга озак вакыт кертми торганнар. Нәтиҗәдә капка алдында ике йөздән артык кеше җыелган, этеш-төртеш башланган.
Чарадан тулы репортажны укыгыз: