Ханты-Мансийск шәһәрендә узган чаңгы роллерлары буенча Россия чемпионатында Саба районы егете Алмаз Таипов 1 урынга лаек булды.

🥇Ул 15 чакрымга ирекле стильдә танылган Россия чемпионнарын артта калдырып үзе үк Россия чемпионы титулын һәм алтын медален яулады. 👏Алмаз Таиповны чын күңелдән зур җиңүе һәм Россия чемпионы исеменә лаек булуы белән котлыйбыз, алга таба мондый җиңүләре кабатланып торсын дигән теләктә калабыз. Якташыбыз белән горурланабыз!
Back to Top