МӘСКӘҮ ӨЧПОЧМАГЫ ТӘМЛЕМЕ?

Татарның иң тәмле, иң атаклы сый-нигъмәтен Мәскәүдә ничек әзерлиләр? Тәмлеме, юкмы? Бу сорауга җавап бирүгә “Инспектор өчпочмак” сәхифәсе алынды. Өчпочмакның берсен “Перекресток” кибетеннән алдык, икенчесен – “OZON fresh”тан. Беренчесе – әзер килеш, икенчесе дә әзер, әмма катырылган рәвештә сатыла. Сыйланыр өчен башта җылытырга кирәк аны. Экспериментның нәтиҗәләрен видеоязмадан карап белә аласыз. Шушы материалны әзерләгәндә өчпочмак рәвешендә ясалган товарларның күплегенә шаккаттым. Ни генә юк... Әйтик, маркетплейста 1200 сумга алка сатыла. Өчпочмак кыяфәтендә эшләнгән зәркән эшләнмәләренә дә тап булдым. 350 мең сумлыклары да бар хәтта! Милли ризыгыбызны сәйләннән үреп ясаучыларга кадәр табылды интернетта. Менә нинди популяр безнең татар өчпочмагы! ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #таптатарча #моңлымәскәү #монлымэскэу #эчпочмак #очпочмак #өчпочмак #инспекторөчпочмак #инспекторочпочмак
Back to Top