Башкортча диктантны 60 меңнән артык кеше язды

18 май Уфада башкорт телендә Халыкара диктант язу чарасы узды. Анда Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. Чарада Америка, Канада, Төркия, Германия, Англия, Швейцария, Кытай, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә кергән илләр һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә башкортча диктант язды.
Back to Top