“Фидакарьләр“ () - Альберт Сәмигуллин. Казан, “Бала-Сити“ мәктәбенең татар теле укытучысы

Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын, башка фәннәрне татар телендә укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче мөхтәрәм укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Әлеге тапшыруны без ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Тапшыруны Раил Садри алып бара. Студиябезнең бүгенге кунагы - Сәмигуллин Альберт Дамир улы. Казан шәһәрендә туып-үсә. 155 нче татар-инглиз гимназиясендә укый. 2008 елда Татар Дәүләт гуманитар педагогика университетында татар теле һәм шәрыкъ телләре факультетын тәмамлап, татар һәм төрек телләре укытучысы белгечлеген ала. 2009 елдан 2016 елга кадәр төрек теле укытучысы булып эшли. 2016 елдан 2022 елга кадәр Иннополиста татар теле укытучысы вазифасында. 2022 елдан хәзергә кадәр Бала-Сити халыкара Кэмбридж мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. 2022 елны “Ел укытучысы” конкурсында “Иҗади якын килү һәм инновация” номинациясе җиңүчесе. 2021 нче һәм 2022 елларда Казан Мэриясе һәм башкарма комитеты тарафыннан уздырылган “Татар теле буенча интенсив” проекты укытучысы. 2022 һәм 2023 елларда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының модераторы була. Тапшыру ни хакында? 00:10 – Кунак белән танышу 00:53 – “Бала-сити” Казан халыкара кэмбридж мәктәбе турында 01:11 – Мәктәп һәм татар телен өйрәтүдә үзенчәлекләр 02:04 – Казан егете ничек татар теле укытучысы булып киткән? 02:59 – Шәһәр егете татар телен ничек саклап калган? 04:31 – Татар теле белгечлегенә укыганга үкенеч бармы? 05:08 – Остазлар турында 05:51 – “Педуниверситетта укысам да, укытучы булырмын дип уйламадым” 06:39 – Төрек теле укытучысы булып китү 08:05 – Иннополиста татар теле укытучысы 08:26 – Төрек теленнән татар телен укытуга күчү кыенлыклары 09:31 – 1 айда – 10 илдә: сәяхәтләрдә татар телен белү файдасы 10:29 – Тел өйрәтүдә кайсы заманча алымнар нәтиҗәле? 14:20 – Күпме вакыттан соң татар телендә җөмлә төзергә өйрәнергә мөмкин? 15:20 – Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек бәяләргә? 16:30 – “Татарча интенсив” курслары турында 17:46 – Татар теле укытучысы булу нәрсәне аңлата? 18:21 – Киләчәк яктымы? 19:01 – Татар теленең куллану даирәсен киңәйтү өчен нишләргә? 20:16 – Ата-аналар өчен татар теле курслары 22:11 – Татар теле укытучысы булып эшләү белән генә тормышны алып барып буламы? 23:07 – Үзләре татарча сөйләшмәгән ата-ана ни өчен балаларын татар теле дәресләренә бирә? 24:35 – Татар теле укытучысының иң зур казанышы нәрсә булырга тиеш? 26:34 – Татар теленә карата позитив модель нәрсә ул? 27:16 – Балаларга татар теленең киләчәк теле икәнен ничек күрсәтергә? 28:54 – Дәрескә бабай килгән (бу видеоның иң кызык урыны!) 29:24 – Татар теле укытучысына 70 төрле һөнәр иясе булу да аз 29:47 – Бераз реклама: “Бала-сити” мәктәбенә яшь, креатив укытучылар кирәк! 30:12 – “Блогер булмасам да...” 31:01 – Саубуллашу
Back to Top