Эльвина Хайруллина Мэктэбем Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһәди сүз 美丽的歌

Вокал для взрослых и детей. Пишу песни для взрослых и детей 8 917 48 4827 Мәктәбем Категория: Балалар җырларыЭльвира Хәмәтнурова көеГөл Мирһади сүзләре Добавлено АлиһәНур в ВС, 12/04/2015 - 23:59 аватар: АлиһәНур Дус ишләрне табарга, Ак тасмалар тагырга, Матур итеп язырга Акбур белән тактага. Мәктәбем, мәктәбем, Өйрәтәсең барсына. Соңга калмый барсам Һәм тырышсам аз гына. Хәрефләрне танырга, Укырга һәм санарга, Кушып, алып, бүлергә Әллә нинди саннарга. Мәктәбем, мәктәбем, Өйрәтәсең барсына. Соңга калмый барсам Һәм тырышсам аз гына. Кемнәр яшәгән җирдә, Сөйләшкән нинди телдә? Якты була ник көндөз, Йөлдыз яна ник төнлә? Мәктәбем, мәктәбем, Өйрәтәсең барсына. Соңга калмый барсам Һәм тырышсам аз гына. Белем алырга барам, Мин бердә соңга калмам. Авыр булса да фәннәр Икеле, берле алмам! Мәктәбем, мәктәбем, Өйрәтәсең барсына. Соңга калмый барсам Һәм тырышсам аз гына. Источник:
Back to Top