Айсылу Габдинова “Ак чәчәкләр“ җырын башкара

“Сагыну җыры“ (“Ак чәчәкләр“) Гыйльман Идрисов сүзләре, Рим Хәсәнов көе Ак чәчәкләр кебек кар ява Хәтерләтеп ямьле май кичен, Шомырт чәчәк аткан тугайда Йөргән идек икәү нур кичеп. Тормыш юлларыбыз шул кичтә Аерылды төрле якларга; Ә шулай да иркәм гел истә, Алыштырмам аны ятларга. Араларда озын юллар бар, Барыр идем дә бит арымый, Күрешергә ничә еллар бар, Ничек түзәрмен соң сагынмый.
Back to Top