энием туган кенен белэн)))

Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Үстердең, кеше иттең. Барыбызда мең рәхмәт укып, озын гомер телибез сиңа. Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбриклибез.Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әнилэр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чәчкән нурлар шикелле! Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Back to Top