КАЕНЛЫК АВЫЛЫ

Халкыбызның танылган галимәсе, филология фәннәре докторы Фирдәүс Гарипова хезмәтләреннән күренгәнчә, Татарстанда гына түгел, татарлар яши торган байтак төбәкләрдә “Каен” агачы белән бәйле бик күп авыллар бар. Каенлык, Каенсар, Каенлы, Өчкаен шуларның кайберләре генә. Ә шул исем белән аталган чагыштырмача иң яшь авылларның берсе күрше Чувашстанның Комсомол районында урнашкан. Шушы көннәрдә генә Каенлык авылы халкы туган авылларының 95 еллыгына багышланган бәйрәмгә җыелды. Шул ук көнне Каенлыкта яңа мәчет тә үз ишекләрен ачты. Илебезнең дистәләгән төбәгеннән кайткан авылдашлар, кунаклар катнашында узган күркәм чарадан Рамис Сафин репортажы.
Back to Top