Селте суында кер юабыз.
Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче Гөлсем апа Адаева чоланыннан кер юу тактасы алып кереп, селте суын әзерләп куйган иде. Соңыннан, рәвешенә туры китереп, юылган керләрне чайкарга чишмә буена да төштек.
Тапшыруны алып баручылар: Руфия, Рәзилә, Ризәлә Фазыловалар. Оештыру эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен Дөбъяз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.