Мэхэбэттэн юк дэва (Н.Табанаков репертуарыннан)
1. Диңгезләргә капка, ә күкләргә баскыч, (Em Am)
Мәхәбәттән дәва юк диләр. (H7 Em H7)
Дөрес икән, дуслар, чыкмый күңелемнән (Em Am)
Сиңа генә булган бу хисләр. (D G H7)
Куш-та:
Хисләр ташый тулып аккан елга сыман. (Em Am)
Ага, ташый, чыга ярыннан. (D G H7)
Яратамын сине, хәттә бер минутка (Em Am)
Җибәрәсем килми янымнан. (D H7 Em)
2. Синдер ул мин диям, мндер ул син диям
Бер-береңә гашыйк күңелләр.
Хисләрдә ялгышу, хыянәт, алдашу --
Алар һич тә кирәк түгелләр.
3. Яз гөлләре сыман тартыламын сиңа,
Көннәремнең җылы кояшы.
Сине сайлап әгәр китсәм киләчәккә,
Булырсыңмы гөмер юлдашым?