Адилә ӘХМӘТҖАНОВА – Сәфәргә әзерлек... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN / Стихи на татарском

Күптәнге хыялың: читлектән качарга, Биштәр дә әзер бу көткән сәфәргә. Тик сине үгетләп йөрәгең уфтана, Ә бүген әзерме сәяхәт итәргә? Меңләгән сорауны калдырыйк өеңдә, Әйдәме, әйтмибез бу хакта беркемгә? Әллә кем эзләмәс. Ай юлда очрар. Ул каршы сүз әйтмәс бу юләр гамәлгә. Әйдә соң бер качыйк: хыялың чын булыр. Бер генә яшибез. Артыгын бизәнмә. Карышма, киңәшем – син ике уйлама. Без бүген китәбез, ә түгел иртәгә! Мин әзер, ә сине үгетләр йолдызлар, Бары тик кузгалыйк, кузгалыйк әлегә. Мин беләм: куркыныч – бу тәүге сәфәрең, Курыкма, бир кулың. Киттекме галәмгә?.. Шагыйрә – Адилә Әхмәтҗанова: Оператор һәм монтаж остасы – Рәфис Нуруллин Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социаль челтәрләрдә: Telegram: ВКонтакте: TikTok: Синең өчен кызыклы каналлар: «TATFOOD» «УрамДА!» «Күңелле әлифба» «Ялкын» «Яңа дулкын» «Бишле шоу» «БуНиБу» «СОРА-У» «Булырга тиеш» «Идел» «СалаваTIK» «Салават күпере» «Сабантуй» «Шаукым» #tatmediajunior
Back to Top