ЗӨЛФӘТ – Асрама 2FAN

«Асрама» Җан асрау, диләр… Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да… — Асрамага бала бирәм! – …Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга? Уйлап баксаң, ничек исән соң без? — Гомер ышанычлы, юк ваем! – Асрамага калган татар җанын Асрамага алды… Тукае! Әгәр безне Тукай якламаса, Таянырга ул да булмаса, «Татар» сүзе бер сүгенү сүзе Булып кала иде ләбаса! Яуга ул калкансыз барып керде Һәм — кылычка кылыч һаман да – Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш Без адашып калган заманда. Утызга да җитә алмаган бер Үсмердән гел дога көтәбез. Җирне дер селкеткән зур халыкның Үги улы түгел микән без? Гомере — күз ачып йомган ара… Ялгыз очкан саксыз бер мәләк! Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми… Мондыйлар бит була гел һәлак! Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне Җуеп барган сәер хәлләрдә: — Асрамага халык бирәм! — диеп, Тукай рухы иңсә әгәр дә?! Язмыш микән, әллә каргыш микән Безнең бу татарга үч итә? – Тукайларны нишләп үлем көтсен? Андыйларны һәлакәт көтә! …Кот алынып, өнсез калмабызмы Үзебезне беркөн танып без? Тукай кадәр Тукайны да хәтта Һәлак иткән сәер халык без… ЗӨЛФӘТ
Back to Top