Казанда “Тәмле булсын, Резедә“ марафоны йомгакланды
Казанда “Тәмле булсын, Резидә“ марафонының йомгаклау тантанасы узды. Әлеге чара 28 февраль – татар ашларын дөньяга таныткан аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көне истәлегенә Татарстанның күренекле аш-су остасы, “Тәмле булсын“ рестораны хуҗабикәсе Резидә Хөсәенова тарафыннан инде өченче ел рәттән оештырыла.
Бәйгенең төп максаты – онытылган татар ризыкларын барлау, татар милли ашларының серләрен ачу. Резидә Хөсәинова мондый чаралар зуррак дәрәҗәдә узарга тиеш дип саный.