Манзарас авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уза

Җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллинаның сүзләренә караганда, тавыш бирү өч пунктта оештырылган. Узган ел үзара салым 500әр сумнан җыелган иде. Дүрт авылга, дәүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 2 миллион 180 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, Манзараска янгын гидранты урнаштыру, баганаларда ут лампочкаларын алмаштыру, чишмәгә җәяүлеләр өчен күпер ясау, Өлге һәм Киндеркүл авылларында зират коймаларын өлешчә тоту, Өлге белән Кәчимирдә Ватан геройларына куелган һәйкәлләрнең яз
Back to Top