Икмәк тәме🍞 ⠀ 30нчы елларда яшәгән әби-бабайларыбыз хәзерге кибет киштәләрендәге ипиләрнең күплеген күрсәләр, ни диярләр иде мик

Икмәк тәме🍞 ⠀ 30нчы елларда яшәгән әби-бабайларыбыз хәзерге кибет киштәләрендәге ипиләрнең күплеген күрсәләр, ни диярләр иде микән?.. Китаплардан укып, кинолардан күреп, әбиләребездән ишетеп кенә белгән 30нчы, аннары сугыш ачлык еллары. Без ул вакытта булган авырлыкның асылына төшенә дә алмыйбыз, күз алдына китерүе дә кыен. ⠀ 🌾Һәр гаилә чарасын табырга тырышкан. Юктан бар итеп, бер-бер бодай чүпләп балаларын ашатырга омтылган. Шул бер ярма да үлемгә китерә алган бит. Ирләребез агачтан кул тегермәннәре ясаган. Онны тарттыручы элементы - йә тимер чүләр, йә таш булган. ⠀ 🌾Ачлыктан саклап кала алган кул тегермәне... “Без, балалар, басу-кырдарда уңыш җыелганнан соң коелып калган бер-бер башакларны җыя идек“, - дип искә ала иде 1933 елгы әнием. Олы яшьтәге авылдашым да “Шулай җыелган барлы-юклы 2-3 уч бодайны без базга төшеп тарттыра идек“ - дип сөйләде. Кеше күреп, донос ясаудан курканнар... ⠀ Икмәк тәме әби-бабайларыбызга бик тансык булган шул. Үлем куркынычы белән пешергән ипиләр. Бүгенге көндәге мул өстәлләребе
Back to Top