Аккошларыбыз үсә!

Сентябрь башында Кайбыч районының Борындык авылында яшәүче Роза белән Наил Тимергалиевлар хуҗалыгында ике аккош бәбкәсе үсә, дип сөйләгән идек. Ана аккошны атканнар. Күлдә биш ятим бәбкәнең камышлар арасында тавыш бирүен ишеткәч, гаилә башлыгы икесен ала, өчесен дусты күрше рус авылына алып кайтып китә. Шушы кошлар бүген әнә нинди булганнар😍
Back to Top