Татарстанның Лениногорск районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллинның

Татарстанның Лениногорск районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин ел саен уздырыла торган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының үзе өчен нык файдалы булуын әйтте. Ул төрле төбәкләрдә ат белән шөгыльләнгән эшмәкәрләр белән элемтәләр җайлап, тәҗрибә алмашу мөмкинлегенә ия. Балачакта кагылган “ат җене” үз эшен эшләде дип белдерде Фәрит Нәбиуллин. 2010 елда ул ат үрчетә башлый. Хәзер аның фермасында  300 баш нәселле ат исәпләнә.
Back to Top