Рстм Закиров

Рөстәм Закиров белән интервьюдан өзек👇🏻 Әлеге фикер белән килешәсезме? - Бала гаиләдә формалаша да инде... - Алай гына түгел шул, җәмгыятьнең дә милли булуы кирәк. Безнең кыз, берничә тапкыр «Йолдызлык» фестивалендә катнашып, дипломнар белән бүләкләнде. Шуларның ник берсе татарча язылсын?! Минем уйлавымча, бала радионы кайчан ачса, шул вакытта татарча сөйләм, җыр ишетергә, телевизор кабызса, татарча тапшырулар күрергә тиеш. Ата-ана баласын үзе контрольдә тотарга тиеш. Бала-чаганың башка телгә, дингә кереп китүенә шартлар җитәрлек. Татарстанның җыр-бию ансамбле чыгышы, кирәкме, кирәк түгелме, көне-төне әйләндерелергә тиеш. Баланың колагына бер кермәсә - бер керә, бер ишетмәсә - бер ишетә. Өлкән яшьтәге артистларыбызның фондта калган язмаларын ешрак бирер­гә, алар хакында күбрәк сөйләргә кирәк. Гомумән, татарлыкны саклау күбрәк гаиләгә кайтып кала, бу нисбәттән дәүләтнең ролен дә арттыру кирәк дигән фикердәмен.
Back to Top