Фатирыннан куылучы тыл ветераны: “Мин монда үләм“

Яшел Үзәндә фатирыннан чыгарылучы 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваның киләчәге һаман билгесез кала. Интернетта Мәрфуга апаны яклап язылган петицияне 200 меңләп кеше имзалаган. Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова аңа ярдәм итәргә теләүче, үз исемен танытасы килмәгән химаяче табылды дип тә хәбәр иткән иде. “Безнең белән берничек тә элемтәгә кермәүче бу химаяче, ярдәм итәсе килсә, безнең йорт түбәсен төзәтсен иде. Без өченче катта яшибез, безнең түбә генә һәм йорт нигезен яңгырдан саклаучы бетон җәймә генә каза хәлендә. Безне теләгән һәркем таба“, ди Мәрфуга Һадиева кызы. Тулырак:
Back to Top