“Хәтерлисезме?“ рубрикасы икенче видеосәхифәсендә.

Башкортостан татарларының беренче зур корылтае 1997 елның 28 июнендә оештырылды. Ул вакытта бу чара “конференция“ дип кенә аталса да, аны Башкортостан Президенты Мортаза Рәхимов һәм республиканың район-шәһәр администрацияләре ярдәмендә милли-мәдәни оешмалар (барлыгы 500-600 кеше кеше) зурлап үткәрделәр. Делегатлар милли мәсьәләләрне тикшерделәр, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаена делегатлар сайладылар. Андый зур һәм мәртәбәле җыеннарны, ул заманнарны хәзер сагынып сөйләргә генә кала. Карагыз! Таныйсызмы бу йөзләрне? Хәтерлисезме?
Back to Top