ТАТАР МОРЖЛАРЫ КЛУБЫ

Ул 13 ел дәвамында һәр атна азагында шәһәр читендәге күлгә барып бозлы суда коена, ел саен салкун суда йөзү буенча шәһәр, өлкә ярышларында катнаша. Ә узган атнада ул салкын суда йөзү буенча быел да өлкә ярышында катнашып беренче урынны ала. Сүзебез Ульяновск шәһәрендә яшәүче 74 яшьлек хезмәт ветераны Нотфулла ага Фәткуллов турында бара. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин карлы күл буена барып Нотфулла ага оештырган “Сәламәтлек” клубы егетләре белән якыннан танышып, бозлы суда йөзүнең файдалы якларын өйрәнеп кайтты.
Back to Top